Башкала кунакларына Вахитов районының алдынгы сәүдә оешмалары хезмәт күрсәтә

Башкала кунакларына Вахитов районының алдынгы сәүдә оешмалары хезмәт күрсәтә

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Мәгълүм булганча, Казан шәһәрнең 1000 еллыгы уңаеннан үткәрелүче тантаналарга һәм төрле җәмгыяви чараларга күпсанлы кунаклар килә башлады. Аларны тиешенчә кунак итү өчен башкаланың сәүдә оешмалары да җаваплы. Әйтик, башкала үзәгендәге Вахитов районының Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү бүлеге дә әлеге зур чараларны оештыруда катнаша.

Бу айда Сәүдә-сәнәгать палатасында, «Казан ярминкәсе»ндә һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгында (Кол Шәриф мәчете ачылышы) буласы чараларда сувенирлар сатучы «Богема» салон-кибете, «Эбиволь» салон-кибете, «Казан сувениры», «Презент» һәм «Таис» оешмалары, шулай ук Татарстан китап берләшмәсе һәм «Книжный двор» китап кибетләре үз товарларын тәкъдим итәчәк. Анда 6нчы санлы ашханә, «Шарм» ательесы, «Татшерсть» акционерлык җәмгыяте, «Казанский комбинат надомников» оешмасы һәм Казан үзәк универмагы (ЦУМ) хезмәткәрләре дә үз эшләрен күрсәтә. Кунаклар һәм казанлыларга «Холод», «Столичный», «Татарстан сөте» шулай ук Казан икмәк-күмәч комбинаты һәм 3нче ипи заводы һ.б. оешмаларның продукцияләрен дә алырга мөмкин булыр. Вахитов районы сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре әлеге оешмалар районда иң алдынгы һәм башкала йөзенә тап төшермәслек дип әйтә.