Зарипов: Быел «Каравон» аеруча көтеп алынды, халык аны зурлап бәйрәм итәргә күнеккән

Илдус Зарипов Татарстанның Лаеш районы башлыгы сыйфатында «Каравон» бәйрәмен беренче тапкыр оффлайн үткәрә.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Быел кешеләр «Каравон» бәйрәмен аеруча көтеп алды, чөнки узган ел пандемия аркасында чара онлайн-форматта узды. Әмма хәзер кунаклар Татарстанның Лаеш районындагы Никольское авылында була һәм киң күләмле фольклор бәйрәме белән хозурлана алды. Бу хакта «Каравон»ны ачу тантанасында Татарстан Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов сөйләде.

«Бәйрәм көтеп алынды, чөнки узган ел ул онлайн узды, ә халык аны зурлап бәйрәм итәргә күнеккән. Быел без җитди әзерлек үткәрдек, күп кеше чакырдык һәм бик күпләр бернинди кыенлыкларга да карамастан килде», — диде Зарипов.

Илдус Зарипов Татарстанның Лаеш районы башлыгы сыйфатында «Каравон» бәйрәмен беренче тапкыр оффлайн үткәрә.

«Әлеге чараны оештыруда ярдәм итүче республика хакимиятенә рәхмәт. Биредә республика Президенты үз командасы белән шәхсән үзе катнаша. Бу — изгелек, традицияләр, тарих һәм конфессияара һәм милләтара татулык бәйрәме», — диде Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов.

«Каравон»га быел бөтен Россиядән 150дән артык фольклор коллективы килде. Оештыручылар бәйрәм кунаклары өчен рус халык уеннары, рус хәрби сәнгатенең традицион төрләре, мастер-класслар, ялгыз башкаручылар һәм ансамбльләр чыгышлары белән күңел ачу программасы әзерләде. Бәйрәмнең концерт программасы хедлайнеры үзенең «ZVENTA SVENTANA» проекты белән Россия башкаручысы Тина Кузнецова булды.

Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.