«Эшкә - велосипедта» акциясендә меңнән артык түбәнкамалы катнашты

Шәһәр мэры Корабельная роща тирәсендә дә велосипед юллары төзеләчәге турында җиткерде.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Түбән Камада кичә күп кеше автомобиль һәм җәмәгать транспортын ике тәгәрмәчле «тимер атка» алыштырды. «Эшкә — велосипедта» акциясенә шәһәр мэры Айдар Метшин да кушылды.

Шәһәр башлыгы төзекләндерелгән Шинчылар проспектыннан килде, билгеле булганча, ремонт вакытында биредә түбәнкамалылар өчен махсус өслекле велосипед юллары салынды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Мин акцияне хуплап кына калмыйм, ә көндәлек халәтем, организмны тонуста тоту өчен дә тырышам. Гомумән, бу — шәһәр халкы өчен бик шәп тарих. Вакыт һәм һава торышы мөмкинлек биргәндә, мин еш кына эштән өйгә велосипедта кайтам», — ди Айдар Метшин.

Хәбәрчеләр белән әңгәмә вакытында шәһәр мэры Түбән Кама халкы һәм шәһәр кунаклары урман матурлыкларына соклана алсын өчен Корабельная роща тирәсендә дә велосипед юллары төзеләчәге турында җиткерде.

Түбән Камада иртәдән үк велосипедчыларга җиләк-җимеш һәм сувенирлар тарату буенча махсус «энергетик нокталар» эшләде. «Барлыгы 300 җыелма бар иде, алар бик тиз таратылып бетте. Бу быел катнашучылар санының сизелерлек артуын күрсәтә», — диде «Велики» паркы администраторы Рәис Шәехов.