Татарстан санаторийлары 1 июньнән эшли башларга мөмкин

Роспотребнадзорның санаторийлар өчен яңартылган тәкъдимнәре учреждениеләргә якын арада эшкә керешергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан санаторийлары 1 июньнән эшли башларга мөмкин. Бу хакта РБКга республиканың санатор-курорт учреждениеләре ассоциациясе президенты Евгений Терентьев сөйләде.

Терентьев сүзләренчә, Роспотребнадзорның санаторийлар өчен яңартылган тәкъдимнәре учреждениеләргә якын арада эшкә керешергә мөмкинлек бирәчәк.

20 майда Федераль хезмәт сайтында бастырылган таләпләр җыелмасында шифаханәләр ял итүчеләрне Covid-19га тискәре тест белән һәм алар белән хастаханәгә урнашканчыга кадәр 14 көн эчендә контактка кермәгән ял итүчеләрне кабул итә алачак, диелә.

Яңа таләпләр кертү санаторийга юлламаларның бәясе артырга мөмкин, дип белдерде Евгений Терентьев сөйләде.

Республикада барлыгы 50гә якын санаторий эшли.