Россиялеләр медицина карталарына тәүлек буе керү мөмкинлеге алачак

Башка төбәккә күчкәндә кеше үзенең медицина документларына дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинет аша керә ала.

(Казан, 22 май “Татар-информ”). Башка төбәккә күчкәндә кеше үзенең медицина документларына дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинет аша керә ала. Бу хакта "Российская газета"га биргән интервьюсында сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Бойко сөйләде.

Хәзер бу мөмкинлек барлык россиялеләр өчен дә ачык түгел. "Медицина оешмалары бердәм цифрлы контурга тоташтырылырга, медицина документларын цифрлы форматта төзи башларга, аларны үзебездә сакларга һәм федераль системага теркәлергә (аларның булуы турында сылтамалар тапшыру) тиеш. Һәр гражданинның электрон медицина документларына керү мөмкинлеге 2024 ел ахырына кадәр тәэмин ителергә тиеш", - диде Елена Бойко.

Хәзер төп бурыч - медицина мәгълүмат системалары эшен төбәк дәрәҗәсендә төзү, аларны сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГИСЗ) системалары белән интеграцияләүне тәмамлау. Шәхси медицина оешмалары да вакытлар узу белән, аларның күбесе дәүләт гарантияләре программасында эшләвен исәпкә алынып, системага кушылачак.