Омск татарлары Тайчы Сабан туена чакыра

Омскида Тайчы районы Сабан туе 29 июньдә узачак.

(Казан, 22 май «Татар-информ»). Омск өлкәсенең Тайчы районы Сабан туе 29 июньдә узачак. Бу хакта Омск милли-мәдәни автономиясе сайтында хәбәр ителә.

Тайчы районы Сабан туе һәр елны авыл халкы тырышлыгы белән үткәрелеп килгән. Бәйрәмне матур итеп үткәрү өчен быел оештыручылар читтә яшәүче якташларыннан ярдәм сорый.

Сайтта алар матди ярдәм күрсәтү өчен исәп-хисап номерларын да күрсәткән.