22 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Матвиенко Фәрит Мөхәммәтшинны туган көне белән котлады, Баулы районында «Нур» мәчете ачылды, «Татнефть» 2019 елның беренче кварталына йомгак ясады.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә / Татарстан Президенты Кытай Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде белән очрашты.

Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисен туган көне белән котлады / Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентын чирек гасыр җитәкли. 

«Татнефть» Директорлар советы 2019 елның беренче кварталына йомгак ясады / Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Миңнеханов Путинга Татарстанда Haier “акыллы заводы”н төзергә тәкъдим итте / Кытай корпорациясе Яр Чаллыда эре сәнәгать паркы төзергә планлаштыра.

Кытай Дәүләт Советы әгъзасын Казанда «Ансат» вертолеты белән таныштырдылар / Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Кытай Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн Казанның иң борынгы авиапредприятиеләренең берсендә булды.

Рөстәм Миңнеханов Харбинда Россия-Кытай ЭКСПОсында катнашачак / Татарстан Президентының Кытай Дәүләт Советы әгъзасы белән очрашуы Казан Кремлендә узды.

Баулы районында «Нур» мәчете ачылды / Потапово-Тумбарла авылы мәчете быел Татарстанда Рамазан аенда ачылган өченче мәчет булды.

Петербургта яшәүче Руслан Мәһдиев Америка математика җәмгыяте премиясен алды / «Кече Нобель» премиясе дип аталган әлеге премияне соңгы утыз ел эчендә Россиядән беркем дә алмаган булган.

Татарстанда югары уку йортына конкурссыз керү хокукы алган укучылар саны билгеле / Татарстанда бу уку елында 182 мең укучы төрле олимпиадаларда катнашкан.

Туймазы шәһәрендә Тукай бюсты ачылды / Меценат һәм эшкуар Фәнир Галимов шулай итеп күптәнге хыялын тормышка ашырган.

“Эшмәкәрлек фабрикасы”н тәмамлаучы Татарстан егете Америкада бизнес ачкан / “Эшмәкәрлек фабрикасы”н якынча 3,5 мең укучы тәмамлаган, проект чараларында 45 мең кеше катнашкан.

Татарстанда музыка сәнгате үсеше концепциясе Дәүләт программасы булып җитешәчәк / Татарстан Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы музыка сәнгате үсеш концепциясе буенча эш башлады.

Мөслим районына яңа мөхтәсиб билгеләнде / Расыйх хәзрәт Каюмов Элемтә авылы “Әсгать” мәчете имам-хатыйбы һәм Мөслим Үзәк мәчетендә беренче имам вазифаларын да алып барачак.

Ирада Әюпова Татарстанда музыка сәнгате үсеше концепциясе юнәлешләрен билгеләде / Татарстан мәдәният министры Татарстан Республикасы музыка сәнгате үсеш концепциясенең өч юнәлешен аерып күрсәтте.