Җәйнең нинди булачагы мәгълүм булды

Тик белгечләр әлегә фаразларын гына җиткерә.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Җәен һава температурасының нинди булачагы хакында мәгълүм булды. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итүенчә, июньдә температура гадәти норма тирәсендә булачак.

“Июль аенда исә температура нормадан югарырак, ә явым-төшемнәр уртача норма тирәсендә булачак. Әмма бу әлегә фаразлар гына. Чөнки атмосфера бик нык үзгәрүчән”, - диде Феликс Гоголь.