Башкортстанда сәләтле балаларны бүләклиләр

Уфада сәләтле балалар слеты уза.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). 22 майда Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында "Башкортстан Республикасы башкаласының киләчәге", дип аталган сәләтле балалар слеты уздырыла. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Шунда ук төбәк һәм Бөтенроссия олимпиадаларында уңышка ирешкән укучыларны да бүләкләргә җыеналар.  

Шәһәр хакимияте матбугат хезмәте китергән мәгълүматларга караганда, 2016-2017 уку елында Уфаның 70 меңләп мәктәп укучысы 21 предмет буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашкан. Ә Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында белемен сынап караган 453 укучының 19ы – җиңүче, 150се призер булып танылган. Йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча, Уфадан 13 укучы җиңү яулаган.