Татарстанда эссе һава торышы кайчанга кадәр сузыласы билгеле булды

Республика территориясенә салкын атмосфера фронтының үтеп керүе көтелә

 (Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанда эссе һава торышы 27 нче майга кадәр сакланачак. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.

27 нче майда республика территориясенә салкын атмосфера фронтының үтеп керүе, көндез 20-25 градус җылы булуы көтелә. Соңыннан һава температурасы 17-23 градус җылыга кадәр төшәчәк.

24 нче майда көндез 26-31, 25 нче майда 32 градуска кадәр җылы була. Ял көннәрендә явым-төшем көтелми.