Казанда температура рекордлыга якын

Метеостанцияләр мәгълүматы буенча, Казанда бүген 29-30 градус җылы

 (Казан, 22 май, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген Казанда температура 1920 нчы елда билгеләнгән температура рекордына якын.

“Бүген сәгать 14.00дә метеостанцияләр мәгълүматы буенча, Казанда 29-30 градус җылылык теркәлгән. Без рекордлы билгегә якынаябыз, һәм бүген рекорд куя алабыз. 22 нче майның температура рекорды 1920 нче елда билгеләнгән. Ул вакытта Казанда 31 градус җылы булган”, - дип хәбәр итте “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.