Әлмәттә яшәүчеләр Донор көнендә 22 литр кан тапшырган

Табиблар кан җитмәү проблемасы барлыгын әйтә.

(Әлмәт, 22 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Донор көнендә Әлмәттә 53 кеше 22 литр тирәсе кан тапшырган. Бу турыда «Әлмәт ТВ»га сылтама белән «Әлмәт таңнары» газетасы хәбәр итә.

Кан группасын һәм резусны билгеләгәннән соң, донорга тикшерү үткәрә торган табиб-трансфузиолог белән очрашырга туры киләчәк, ул авырлык, буй һәм кан басымын үлчи.

Беренчел анализ, анкета тутырып, табиб белән әңгәмәдән соң, донор кабинетка узарга һәм кан тапшырырга мөмкин. Һәр пациенттан 450 миллилитр тирәсе кан алалар.

Кан тутырылган гемаконнар төркем һәм резус-фактор буенча төркемләп, суыткыч камераларына җибәрелә. Кечкенә суыткычларда кан саклансаа, зурларында –плазма.