Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда килештерелмәгән акциягә йөздән артык кеше җыелды
Кичә кич белән Бауман урамында законсыз акциядә катнашучыларның күбесе мәктәп укучылары һәм кече курсларда укучы студентлар иде.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Кичә Казанның Бауман урамында килештерелмәгән акция булды. Акциядә катнашучылар кичке җиделәр тирәсендә җыела башлады. Биредәге кешеләрнең күпчелеге төрле хокук саклау органы структуралары вәкилләре, республика һәм федераль матбугат чаралары журналистлары иде.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчеләре күзәтүенчә, законлы булмаган акциягә йөздән артык кеше җыелды. Аларның күбесе мәктәп укучылары һәм кече курсларда укучы студентлар иде.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, акция уздыру турында гаризаны Казан башкарма комитетына тапшырганнар. Шартлары алдан ук үтәлмәслек булу сәбәпле, гариза каралмаган.
Акция вакытында инцидентлар булмады. Хокук саклаучылар үзләрен максималь корректлы тотты һәм катнашучыларның таралуын үтенде. Моңа кадәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы законсыз акцияләрдә катнашу өчен җаваплылык турында кисәткән иде.
Кичке сигезләр тирәсендә катнашучылар Бауман урамыннан китә башлады, күпләп тоткарлау күзәтелмәде, полиция хезмәткәрләре берничә кешене алып китте. Алар закон бозарга өндәп кычкырган иде. Зур булмаган төркем Ирек мәйданы ягына таба китте. Анда Муса Җәлил театры янында иллеләп кеше җыелды.
Законсыз акция уздыру омтылышы республиканың башка шәһәрләрендә дә күзәтелде. Мәсәлән, Әлмәттә үзәк мәйданга сигез кеше чыкты. Чаллыда законсыз акциягә, хокук саклау органнары белешмәсе буенча, иллеләп кеше җыелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз