КФУ студентларына үз-үзеңне изоляцияләү вакытында бушка азык-төлек таратканнар

Студентлар шул уңайдан рәхмәт йөзеннән «Рәхмәт, КФУ» флешмобын оештырган.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында тулай торакларда калган Казан федераль университеты студентларына бушлай азык-төлек һәм хуҗалык буенча кирәк-яраклар таратылган. Бу хакта Универсиада авылының инстаграмдагы аккаунтында хәбәр ителә.

«20 апрельдә Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров инициативасы белән Универсиада авылында үз-үзеңне изоляцияләү чорында тулай торакларда калган студентларга бушлай азык-төлек һәм хуҗалык буенча кирәк-яраклар таратылды. Студентлар фикеренчә, университет һәм ректор тарафыннан күрсәтелгән әлеге ярдәм бик кирәкле», — дип хәбәр ителә.

Универсиада авылы тулай торакларында яшәүче КФУ студентлары бүлмәләрендә утлар кабызып, «КФУны яратам» дип, ә Пушкин урамындагы тулай торакта яшәүче студентлар «Рәхмәт» сүзен китереп чыгарган.

«Чит шәһәрдән килгән студентлар һәм чит ил студентларына азык-төлек җыелмалары белән ярдәм итүдән тыш, элегрәк университет тарафыннан КФУ тулай торакларында яшәүче барлык студентлар өчен (2020 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр) коммуналь хезмәтләр өчен түләү гамәлдән чыгарылган иде», — диелә хәбәрдә.