Чирмешәннең Бәркәтә авылында Азатлык сугышчысы һәйкәле тирәсен тәртипкә китерәләр

Төзекләндерү эшләренә 150 мең сум акча тотылачак.

(Чирмешән, 22 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәннең Бәркәтәдә Азатлык сугышчысы һәйкәле тирәсен матурларга керешәләр. Бу авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл Бөек Җиңү көненә кадәр, нефтьчеләр ярдәме белән, яңа төс алачак.

Бүген биредә төзүчеләр эшли, һәйкәл тирәсенә брусчатка җәяләр. Моңа 150 мең сум акча тотылачак.