Балтач мәктәбе укучысы «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды һәм агач утыртты

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы истәлегенә 27 миллион агач утыртылачак.

(Балтач, 22 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Балтач урта мәктәбенең 5 б сыйныфы укучысы Дилбәр Газизуллина үз участокларында чия агачы утыртып, «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Хәтер бакчасы» — Халыкара акция. Без бергә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы истәлегенә 27 миллион агач утыртачакбыз, ди акцияне оештыручылар.

Балтач районыннан да илебез азатлыгы өчен күпме кешекүтәрелгән. Яу кырында ятып калган һәм туган илебезгә кайткач вафат булганнар истәлегенә сез дә үз участогыгызга агачлар утыртыгыз һәм фотоларыгызны интернет челтәрләренә #СадПамятиДома хештэгы белән урнаштырыгыз.