Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары итеп Альмир Абашев билгеләнде

2012 елдан 2019 елга кадәр Альмир Абашев 2нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы вазифасын башкарды.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары вазифасына Альмир Абашев билгеләнде. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.Альмир Абашев 1975 елның 6 декабрендә Казанда туган. 1998 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан медицина университетын тәмамлый.2000-2002 елларда - Республика клиник вертеброневрология үзәгенең бүлек мөдире, табиб-неврологы.2002-2003 елларда - «Обсерватория» Республика балалар туберкулез санаторие баш табибы.2003-2012 елларда - 3нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы.2012-2019 еллар да - 2нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы.«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.