Татарстан белән ике арадагы хезмәттәшлекне тагы да киңәйтү ягында

Чаллыга Киров өлкәсеннән делегация килде

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллыга Киров өлкәсеннән делегация килде. Бу хакта “Шәһри Чаллы” газетасы хәбәр итә.
- Татарстан белән ике арадагы килешү нигезендә эшлибез. Хезмәттәшлекне тагы да киңәйтү ягында без, – диде делегация җитәкчесе, өлкәнең хөкүмәт рәисе урынбасары Алексей Котлячков Чаллы хакиме Васил Шәйхразиев белән хакимияттә узган рәсми очрашуда.
Тарих битләренә күз төшерсәк, Киров өлкәсенең 1936 елда төзелгән булуын беләбез. Идел буе федераль округына керә ул. Биредә 1,5 миллион кеше яши.
- Урман сәнәгате – өлкәнең иң алга киткән тармакларыннан берсе, – диде А.Котлячков. – Агач эшкәртүдә без Россиядә алдынгылар исәбендә.
Барлык мәйданның яртысыннан күбрәген урманнар били. Аларның 54 проценттан артыгы – ылыслы агачлар. Моннан тыш, химия сәнәгате, машина төзелеше үсеш алган.
Алексей Котлячков Чаллыны яхшы белүләрен дә әйтте. “КАМАЗ” машиналарына уңай бәя биреп, аларның төрле тармакларда киң кулланылуын билгеләде. “КАМАЗ-Мастер” командасы белән, сезнең кебек үк, без дә горурланабыз”, – диде ул. Заманында, инженер булып эшләгән чагында, беренче “КАМАЗ”ны өлкәгә куып алып кайтуын искә төшерде.
Кунаклар шулай ук “Чаллы-Бройлер” продукциясен дә бик яраталар икән. Чаллылыларның Кировта җитештерелгән сөт һәм ит продуктларын теләп алуларын билгеләп үтәргә кирәк. Узган елгы корылык вакытында исә Киров өлкәсендә әзерләнгән терлек азыгы Татарстан өчен зур ярдәм булды.
Дустанә очрашуда Чаллы хакиме Васил Шәйхразиев та, кировлылар да ике арадагы хезмәттәшлекне хуплауларын белдерде. Моның дәлиле булып, Чаллыда “Кировский дворик” кибете ачылды.