ТР Дђњлђт Советы депутаты Радик Хәсәновның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды

Радик Хәсәнов агымдагы елның 21 мартында Зеленодольск муниципаль районы һәм Зеленодольск шәһәре башлыгы итеп сайланды
(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда дњртенче чакырылыш ТР Дђњлђт Советыныћ икенче утырышында депутат Радик Хәсәновның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Билгеле булганча, ул 30 нчы Сәйдәш бермандатлы сайлау округы буенча сайланган иде.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советы депутаты Радик Хәсәнов агымдагы елның 21 мартында Зеленодольск муниципаль районы һәм Зеленодольск шәһәре башлыгы итеп сайланды. Гамәлдәге законнар буенча Радик Хәсәнов хәзер депутат вазыйфаларын башкара алмый.