Республиканың җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе 3 айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясый

Милиция хезмәткәрләре «Балаларга өмет бүләк ит» акциясе барышында социаль хәлләре яхшы булмаган күп балалы һәм мохтаҗлыкта гомер итүче 3 меңгә якын гаиләдә булган, тагын 300ләп гаилә исәпкә алынган...

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Быел I кварталда Татарстанда балигъ булмаганнар катнашындагы җинаятьләр саны кими бара: мәсәлән, узган елгы шушы ук вакыт белән чагыштырганда, 12 процентка кимрәк. 30 марттан 30 апрельгә кадәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының республикадагы балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениеләре хезмәткәрләре беренче тапкыр үткәрә торган «Балаларга өмет бүләк ит» акциясе барышында социаль хәлләре яхшы булмаган күп балалы һәм мохтаҗлыкта гомер итүче 3 меңгә якын гаиләдә булганнар, тагын шундый 300ләп гаилә исәпкә алынган. Барлыгы 16 җинаять эше кузгатылган, шуларның 11е - балигъ булмаганнарга карата кырыс мөнәсәбәттә булган, аларны җәберләгән өчен.

Болардан кала, быел 3 айда патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан 700дән артык җинаять эше ачылган, участок милициясе уполномеченныйлары тырышлыгы белән – 2 меңнән артык. Ниятләнгән 800гә якын җинаять ведомстводан тыш сакчылык милиционерлары тырышлыгы белән булдырылмый калган, экология милиционерлары тарафыннан экологик юнәлешле 100дән артык җинаять эше ачыкланган.  

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында кичә видеоконференция режимында республикада җәмәгать куркынычсызлыгы милициясенең быел I кварталдагы эшчәнлегенә йомгак ясалганда әнә шундый мәгълүматлар китерелде. Конференция эшендә министр урынбасары вазифаларын башкаручы Василий Соколов, министр киңәшчесе Рафил Ногуманов, республиканың шәһәр һәм районнарындагы идарәләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.