Дуңгызчылык предприятиесендә эшләүчеләргә шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрарга ярамый

Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, яңа боерык буенча, барлык дуңгыз асраучылар хайваннарны абзардан чыгармаска, башка төр терлек янына да якын китермәскә тиеш.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин дуңгызчылык предприятиесендә эшләүчеләргә шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрарга ярамауларын әйтте.

Аның сүзләренчә, предприятиеләр хезмәт күрсәтүче персоналның яшәү урыны буенча башка дуңгызлар белән элемтәсе булмавын тәэмин итәргә тиеш. «Мәсәлән, „Камский бекон“да 700 кеше эшли. Алар үзләре яши торган шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрарга тиеш түгел», — диде.

Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, яңа боерык буенча, барлык дуңгыз асраучылар хайваннарны абзардан чыгармаска, башка төр терлек янына да якын китермәскә тиеш.

«Моннан алдагы фәрманда дуңгызларны төбәктә Африка дуңгыз чумасы чыккан очракта гына чыгарырга ярамый иде, хәзер тәүлеклек режимда шушы таләп. Шул ук фәрманда АЧС-ка тест бирү схемасы билгеләнгән. Африка дуңгыз чумасы буенча карантин сроклары да 30 көннән дә кимрәк булмавы турында әйтелә», — диде ведомство башлыгы урынбасары.

Ул, шулай ук, хезмәт күрсәтү персоналга Африка дуңгыз чумасы буенча вазгыять имин булмаган төбәкләргә бару тыелганын да искәртте. Урманнарга, кырларга барудан да тыелып торырга кушты. Вирус киемгә, аяк киеменә ияреп тә кайтырга мөмкин.

«Преприятиеләр хезмәт күрсәтүче персоналын ашатырга тиеш, ризык китерү тыела. Йогышлы продуктлар да ачыкланып тора, дуңгызларга эләксә, Африка дуңгыз чумасы эләктерү куркынычы зур», — дип кисәтте Габделхак Мотыйгуллин.