Яшел Үзәннең Татар Танае мәктәбе укытучысы "Татмедиа" бүләгенә лаек булган

Сания Тимершина 8 төрле басма алдыра.

(Яшел Үзән, 22 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән»).  "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы  өч яки аннан да күбрәк газета һәм журналга язылучылар арасында бәйге уздырган иде. Анда менә инде икенче ел рәттән безнең райондашыбыз җиңүчеләр исемлегенә эләкте, дип яза "Яшел Үзән" газетасы.

Бүләкләнүчебез – Татар Танае мәктәбендә 25 елдан бирле татар теле һәм әдәбият укытучы Сания Тимершина. Ул 8 төрле басма алдыра. Бу кадәр газета-журналны ничек укып өлгерәсез? – дигән сорауга: «Газетасыз яшәп булмый. Шуларны укымыйча йокларга да ятмыйбыз. Шулай бүләкләр белән рухландырып торган өчен "Татмедиа"га рәхмәт!» – диде шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп узучы газета укучыбыз. Без дә аңа исәнлек-саулык һәм тагын да зур уңышлар телибез, диелә район хәбәрендә.