Казанда тынычлык кошлары – ак күгәрченнәрне күккә очырдылар

Акция Россиядә һәм Украинадагы вакыйгалар белән бәйле рәвештә узды

 (Казан, 22 март, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Казанда Бауман урамында “Молитва за мир во всем мире” гомумроссия кампаниясе кысаларында акция узды. Анда катнашырга теләгән һәркемгә тынычлык символлары - кәгазь күгәрченнәр бәйләнгән шарлар өләштеләр. Акциядә катнашучыларга, тиздән күккә чын ак күгәрченнәр очырабыз, дип белдерделәр.

Инициативалы төркем әгъзасы Аида Нуретдинова сөйләвенчә, акцияне “Молитва за мир” сайтының Казан укучылары оештыра, аннары алар берләшеп шундый акцияләр уздыралар. Оештыручылар акция үткәрү өчен кирәк-яракларны үз акчаларына яки акция иганәчеләре белән килешеп үткәрә.

Аида Нуретдинова сүзләренә караганда, акциянең максаты – тынычлыкны хуплап теләсә нинди хәрби хәрәкәтләрга каршылык белдерү. Шулай итеп, кампаниядә катнашучылар Кырым һәм Россияне якларга тели.
“Иң мөһиме – күгәрченнәрне очырганда, чын күңелдән тынычлык теләргә кирәк. Коллектив үтенече һәрвакыт зур көчкә ия. Тормышта агрессия күп, кеше гуманлык турында оныта”, - дип сөйләде оештыручы.

“Воля” партиясе активисты Яна Гоголева сүзләренә караганда, 7 күгәрченне кошлар үрчетүче кеше биргән. Ир-ат акциянең максатын белгәч, күгәрченнәрне бөтенләй бушка биргән.

Мондый акцияләр агымдагы елның мартыннан бөтен Россия буенча үткәрелә. Активистка мондый акцияләр киләчәктә дә үткәреләчәк, дип белдерә.

Нәкъ 12 сәгатьтә акциядә катнашучылар күккә күгәрченнәр һәм кәгазь күгәрченнәр бәйләнгән шарлар очырды. Мондый акция Росиянең башка шәһәрләрендә дә узды.