Әлки районында яшәүче агачтан Буратино сыннары ясаган

Агачка мәхәббәт, аның белән эшли белү Валерийга нәселдән күчкән.

(Әлки, 22 февраль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Лия Мәрдегалләмова). Әлки районы Юхмачы авы­лында яшәүче Валерий Салеев агач эшләнмәләре ясау белән мавыга. Агач остосы Буратино сыннары да ясап караган.

Агачка мәхәббәт, аның белән эшли белү Валерийга нәселдән күчкән. Әтисе Володя тирә-юньгә билгеле балта остасы булган. Аның эшен урман хуҗалыгының хезмәт кол­лективы җыелышларында күп тапкырлар мактаганнар. Ул үз теләге белән фронтка китәргә дә теләгән, әмма хәрби комиссари­атта мондый белгечләрнең тылда да кирәк булуын әйткәннәр. Фронт өчен көймәләр ясау гаять мөһим бурыч булган.

«Әти үрнәгендә мин балыкчылар өчен зур булмаган көймәләр ясый башладым. Аннан соң авылдашлар соравы буенча табутлар эшләдем. Хәзер аларга сирәк заказ бирәләр, фабрикада җитештерелгәннәре бар бит. Күбесенчә аш-су бүлмәсе, беседкалар өчен кирәк-яраклар ясарга яратам», –ди оста.

Һәр эшләнмәнең үз агачы бар икән. Әйтик уклау, тукмак ясарга каен агачы кулай, ә ка­шыклар, ипи савытлары өчен — юкә. Ә менә тәрәзә рамнарын, умарта ояларын усактан, нараттан ясарга була. Балта остасы өчен кыйммәтле, әмма ышанычлы материал — имән. Тырыш ир аңардан өстәлләр, урын­дыклар, башка җиһазлар «коеп куя».

«Агач белән эшләү минем өчен керем чы­ганагы түгел, ә мавыгу. Нарат я юкәнең хуш исен нәрсә белән чагыштырып була соң?! Һәр агачның үз холкы. Кайчагында уйлап куям, агач мине кулга ияләштердеме, мин анымы, дим», –дип фикерләре белән бүлешә балта остасы.

Авыл җирлеге җитәкчелеге чакыруы буен­ча Валерий үз эшләнмәләрен башкалага ярминкәгә дә алып бара. Файда күбрәк бал­дан керә. Уңган хуҗаның бит биш дистәгә якын умарта оясы бар. Ә кәрәзле һәм са­вытлардагы бал янына ул агачтан ясалган эшләнмәләрен тезеп куя.

Валерий әйтүенчә, аның осталыгын, тәҗрибәсен өйрәнергә теләүчеләр юк. Яшьләр бит тиз нәтиҗә бирүче шөгыльләрне өстен күрә. Ә агач белән эш итәргә өйрәнү, аннан әйберләр ясау өчен сәгатьләр һәм көннәр генә түгел, айлар һәм еллар буе маңгай тире белән хезмәт итәргә кирәк.