news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кешеләре Ватанны саклаучылар көнендә Бишкәктә һәм Будапештта ял итә

Ял көннәрендә Россиядә ял итү өчен республика халкы Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочины сайлый.

(Казан, 22 февраль , «Татар-информ»). Татарстан халкы бәйрәм көннәрендә ял итү өчен чит илләрдән Будапешт, Бишкәк һәм Праганы сайлый. Шул ук вакытта Россия буенча иң популяр юнәлеш Мәскәү була. Бу хакта OneTwoTrip сәяхәтләр планлаштыру сервис маркетингы буенча директоры Алексей Теплов хәбәр итте.

«Бәйрәмнәрдә Татарстан халкы күпчелектә Россия буйлап сәяхәт итә. Ватанны саклаучылар көнендә алар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочига барырга ниятли. Әгәр чит ил шәһәрләрен карасак, Будапешт, Бишкәк һәм Прага лидерлар рәтендә. Узган ел өчлекне Ташкент йомгаклады», - дип сөйләде Теплов. Озын ял көннәрендә Казаннан китә торган популяр тимер юл юнәлешләре булып, Мәскәү,Екатеринбург һәм Самара тора.

Узган ел белән чагыштырганда, «очышларга ихтыяҗ Ереванга 3, Римга 1,5 тапкыр диярлек арткан, ә Прагага туристлар агымы 40 процентка диярлек җиткән», ди Теплов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100