Казанда Хирург көне узачак

Чарада Татарстан Республикасы Хирургия хезмәтенең 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм 2018 елга бурычлар билгеләнәчәк.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). 27 февральдә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы Хирургия хезмәтенең йомгаклау медицина активы (Татарстан Хирург көне) булачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта Татарстан Республикасы Хирургия хезмәтенең 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм 2018 елга бурычлар билгеләнәчәк. Әлеге чарада Татарстанда хирургия ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм хирургия профиленең авыручылары санын тикшерү, өзлексез медицина мәгарифе чикләрендә республика хирургларының белем алу активлыгы турында сөйләшү планлаштырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.