Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районы Советының хисап сессиясендә катнашты

Узган ел нәтиҗәләре турындагы төп доклад белән район башлыгы Илһам Кашапов чыгыш ясады.

(Питрәч, 22 февраль, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шипшова). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районы Советының хисап сессиясендә катнашты. 2017 ел бөтен республика өчен, шулай ук безнең район өчен гади генә булмады. Шулай да ул шактый яңа уңышлар алып килде, күп кенә өлкәләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешелде. Утырышта сүз бу турыда һәм агымдагы елга планнар турында да барды, дип яза җирле басма.

Дәүләт Советы Рәисенең районга визиты “Усадьба Царево” торак комплексына барудан башланды. Монда инде дүрт меңнән артык кеше яши һәм алар арасында җиде яшькә кадәрге биш йөздән артык бала бар. Узган ел монда “ИП Мигунов А.А.” беренче шәхси балалар бакчасы ачылды. Ул 240 балага исәпләнгән. Хәзерге вакытта монда 220 бала йөри, шуларның 134е яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалар. Балалар бакчасына йөрүче зуррак балалар кунакларны җыр һәм биюләр белән каршылады, үзләренең уңышларын, кул эшләрен күрсәттеләр. Тиздән торак комплекста муниципаль балалар бакчасы төзелеше дә тәмамланачак.

Аннан соң кунаклар Осиново бистәсенә юл алды. Монда фермер Адель Муллагалиев сөт эшкәртү цехы ачарга әзерләнә. Март башына кайбер сөт ризыклары: сөт, ачы сөт продуктлары, май җитештерергә планлаштыралар. Тәүлегенә 10 тоннага кадәр җитештерү куәтенә ия булган цех өчен сөт Адель Муллагалиевның Әлбәден авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгыннан китерелә. Киләчәктә Питрәч фермерларыннан да сөт җыю планлаштырыла.

Район кунаклары безнең предприятиеләр продукцияләре, Питрәч балалары һәм яшьләре, мәдәният һәм мәгариф тармагы уңышлары күргәзмәләренә зур игътибар бирде. Монда Фәрит Хәйруллович һәркемне игътибар белән тыңлады, эшләр барышы белән кызыксынды, сораулар һәм киңәшләрен бирде. Сүз уңаеннан, күргәзмә горурланырлык та иде – ул шулкадәр матур, күп кырлы итеп оештырылган, анда районның шәхси эшмәкәрләре дә, районда урнашкан сәнәгать мәйданчыклары резидентлары һәм яңа торак комплекслары вәкилләре дә катнашты. Районның крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары үз продукцияләрен тәкъдим итте. Иске Йорт авылыннан Полина Владимирова чәчәк һәм яшелчә культуралары үсентеләре үстерә, Гөлсирә Сәйфетдинова үзшөгыль программасында катнашып, ярымфабрикатлар: пилмән, манты һәм фрикаделькалар җитештерә башлаган, шулай ук  районда мондый хуҗалыклар шактый күп.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Шәйхетдинова кунакларга киләчәктә районда нинди үзгәрешләр булачагы, бездә нинди яңа парклар һәм скверлар төзеләчәге турында сөйләде. Район мәдәният бүлеге башлыгы Айгөл Хикмәтуллина “Шәле осталары” проектын тәкъдим итте, ул милли һөнәрчелекне популярлаштыруга багышланган иде. Мәгариф өлкәсендә дә уңышлар бар. Питрәчнең 1 нче, 2 нче, Ленино-Кокушкино һәм Шәле мәктәпләре 2017 елда Татарстанның иң яхшы йөз мәктәбе рейтингына керде. Ленино-Кокушкино мәктәбе һәм Питрәчнең “Бәләкәч” балалар бакчасы федераль эксперименталь мәйданчыклары статусы бирү белән Россия Федерациясендә сайлап алу конкурсында җиңде. Узган елда Питрәчнең тугыз укучысы республика, региональ һәм Россия этапларында предмет олимпиадаларында җиңүче һәм призер булды. Сүз уңаеннан, 2018 елда инде безнең призерлар 14. Шуларның берсе 2 нче мәктәп укучысы Айгөл Әхмәтшина. Ул Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең рус һәм татар телләре буенча олимпиадаларда яулаган уңышлары турында үзе сөйләде. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге дә уңышлар яулады, безнең спортчылар республика ярышларында призлы урыннар алды. Ә кечкенә Виктория Антонова Фәрит Хәйрулловичка безнең “Скорлупино” фестиваленең мактаулы гражданы паспортын тапшырырга өлгерде.

Узган ел нәтиҗәләре турындагы төп доклад белән район башлыгы Илһам Кашапов чыгыш ясады.

Питрәч районы барлык тармакларда да динамик үсеш ала. 2016 ел белән чагыштырганда демографик хәл яхшырды, халыкның табигый артымы күзәтелә, узган елда бездә 448 бала туды, 405 питрәчле үлгән. Бер кешегә реаль акча кереме 3,5 процентка артты һәм 17468 сум тәшкил итте, уртача айлык хезмәт хакы 5 процентка артты һәм 23293 сум тәшкил итте. Район буенча тулаем территориаль продукт күләме дә 4,6 процентка артты һәм 7 миллиард 811 миллион сум тәшкил итте. Районның икътисади һәм социаль өлкәсе үсешенә төп капиталга инвестицияләр күләме 2,6 процентка артты һәм 8 миллиард 170 миллион тәшкил итте. Һәм болар барысы да республика муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингында 45 район һәм шәһәр округлары арасында 9 нчы урын (2016 елда – 10 нчы урын) һәм 13 авыл районнары арасында 4 нче урын алырга мөмкинлек бирде.

Районда авыл хуҗалыгы тармагы әйдәп баручы, мөһим тармак булып тора. Район игенчеләре 96 мең 233 тонна ашлык җыеп алды, бер гектардан уңыш чыгышы 29,3 центнер тәшкил итте. Хуҗалыклар чәчүлек орлыкларны яңарту буенча зур эш башкарды.

Терлекчелек өлкәсендә шулай ук тулаем продукция үсеше күзәтелә һәм ел ахырына үсеш 8 процент тәшкил итте. 2017 елда районның авыл хуҗалыгы оешмаларында сыерлар продуктивлыгы артты. Тулаем савым 21 197 тонна тәшкил итә, бу 2016 ел белән чагыштырганда 103 процент тәшкил итә. Бер сыердан уртача 4760 килограмм сөт савып алынды. 2018 елда аграрийлар бер сыердан савымны 5 000 килограммга кадәр җиткерүне бурыч итеп куя. Эре мөгезле терлек саны күпкә кимеде, 2018 елның 1 гыйнварына авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 11340 баш терлек исәпләнә, шул исәптән сыерлар – 4500.

Фәрит Мөхәммәтшин район җитәкчелеге игътибарын әлеге проблемага юнәлтте һәм аны хәл итү юлларын табарга чакырды.

Районның икътисади һәм социаль өлкәсе үсешен актив инвестицион эшчәнлек тәэмин итә. 2017 елда Кощак авыл җирлеге территориясендә “Сталькомплект” ҖЧҖ компаниясе төзелеш материаллары җитештерә башлады, беренче чиратта, “Татспиртпром” АҖның әзер продукцияне саклауны, урнаштыруны билгеләү үзәге куллануга тапшырылды. Шулай ук агымдагы елның беренче кварталында “Данафлекс” ААҖ компаниясенең логистик үзәге төзелешен тәмамлау планлаштырыла.

Безнең район торак йортлар төзелеше буенча алдынгы позицияне алып тора. Район территориясендә торак төзелеше планы еллык планнан 169,7 процентка үтәлде һәм 144280 квадрат метр яки бер кешегә 4 квадрат метр тәшкил итә. Шәхси торак төзелеше 45,3 процент тәшкил итә, 528 йорт салынган.

– Халыкның иминлеге күбесенчә торак-коммуналь хуҗалыгының тотрыклы эшчәнлегенә бәйле. Соңгы елларда хезмәт күрсәтүче оешмалар коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү буенча эшләр үткәрмәде, шуның нәтиҗәсендә бүгенге көндә инженерлык челтәрләренең төп фонды бик нык тузган. Иске Шигали авылында су белән тәэмин итү мәсьәләсе аеруча да кискен тора. Торак пункттагы барлык инженерлык челтәрләренә капиталь ремонт таләп ителә. Хәзерге вакытта авылда су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау буенча проект эшләү тәмамланып килә. Башлангыч исәпләүләр буенча 65 миллион сум таләп ителәчәк. Безгә әлеге мөһим мәсьәләне республика ярдәменнән башка хәл итү кыен булачак, – дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Миңнеханович.

Үзара салым программасы буенча алынган акчалар территорияләр үсеше өчен зур ярдәм булып тора. Гражданнардан 6 миллион 65 мең сум күләмендә үзара салым акчалары җыелды һәм республика бюджетыннан 24 миллион 261 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелде. 2017 елда әлеге акчалар урамнарны яктырту системасын модернизацияләүгә, авыл эчендәге юлларны ремонтлауга, каты көнкүреш калдыклары контейнер мәйданчыклары төзелеше һәм контейнерлар урнаштыруга, зиратларга койма тоту, су белән тәэмин итү системасын ремонтлауга, күперләр төзү һәм ремонтлауга тотылды.

Шулай ук сайлаучыларның референдумда аз катнашуы сәбәпле, дүрт авыл җирлегендә (болар Богородск, Ленино-Кокушкино, Питрәч һәм Шигали авыл җирлекләре) референдум үтмәве билгеләп үтелде.

– Авыл җирлекләре башлыклары тиешле нәтиҗә чыгарыр. Бу программа территорияләрне яхшыртырга гына ярдәм итми, ә зур тәрбияви мәгънәгә дә ия. Шуңа күрә бу юнәлештә җитди эш алып барырга кирәк, – дип билгеләп үтте Фәрит Хәйруллович. Шулай ук ул безнең районның республика үсешенә зур өлеш кертүен дә ассызыклап үтте.