Татарстан судьялары хисап-сайлау конференциясенә җыелды

Чарада Татарстан Президенты катнаша.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Корстон" комплексында Татарстан Республикасы судьяларының XII хисап-сайлау конференциясе уза. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Конференциядә Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстанда Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, республика суд җәмәгатьчелеге органнары җитәкчеләре чыгышлары көтелә. Хисап докладларыннан һәм делегатларның чыгышларыннан соң, Татарстан Республикасы судьялары советы, судья вазифасына квалификацион имтихан кабул итү буенча имтихан комиссиясе, республика судьяларының квалификацион коллегиясе составына кандидатлар тәкъдим ителәчәк. Делегатлар тарафыннан алар яшерен тавыш бирү юлы белән сайланачак.

Конференция кысаларында дәүләт һкм ведомство бүләкләрен тапшыру көтелә. "Һөнәре буенча иң яхшысы", "Ел судьясы" конкурсларына нәтиҗә ясалачак. Шулай ук, суд органнары эшчәнлеген яктырту буенча журналистлар арасында "Фемида года" бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк.