Татарстан синоптиклары һава торышының бозылуы турында кисәтә

Юлларда көчле бозлавык саклана.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтә.
 
23 февральгә каршы төндә Татарстанда көньяк тарафтан көчле җил исәчәк. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Юлларда көчле бозлавык саклана.