Чирмешәндә 33 егет һәм кызга паспорт бирделәр

Быел бу документка районда 260 егет һәм кыз ия булачак.
(Чирмешән, 22 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә 33 егет һәм кызга, бәйрәм ясап, паспорт бирделәр. Быел бу документка районда 260 егет һәм кыз ия булачак, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.-Сез быел беренче булып паспорт аласыз, ул – бик мөһим вакыйга, шуңа күрә аны бәйрәм – Ватан сакчысы көне алдыннан оештырдык, - диде Федераль миграция хезмәтенең территориаль пункты җитәкчесе Наилә Мәссарова, егетләрне һәм кызларны котлап. - Әлегә паспортларыгызда үзегез турында күрсәтелгән мәгълүмат һәм тору урынын раслаучы штамп кына тора. Киләчәктә гаилә хәлегез, хәрби хезмәт, әле балаларыгыз турында да язулар өстәлер.Паспорт алучыларга РФ Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе башлыгы Илгиз Алмакаев, район хәрби комиссары Дмитрий Палаткин да теләкләрен җиткерделәр, Россия гражданлыгын раслаучы документны кадерлеп саклауларын теләделәр.Гомумән, районда балигъ гражданнарга паспорт бирүне бәйрәмчә оештыру матур гадәткә әверелде. Бүген алар полиция бүлекчәсе музеенда да булдылар, мондагы бәһасез экспонатларны кызыксынып карадылар, диелә район хәбәрендә.