22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Президент Ватанны саклаучылар көне белән котлады, татар теле Европа стандартлары буенча укытыла, Татарстан чаңгычысы дөнья чемпионатында катнаша.

Татарстан Президенты: Ватанны саклаучылар көне Туган илгә тугрылык символына әйләнде. Казанда запастагы хәрби хезмәткәрләрне, ветераннарны, хәрби бәрелешләрдә катнашучыларны хөрмәтләделәр.

Рөстәм Миңнеханов шәп кулинар һәм эксперт – Зөфәр Гаязов. Роберт Миңнуллин әйтүенчә, танылган кулинар Юныс Әхмәтҗанов Нургали Миңнехановларга еш кайтып йөргән. 

Татар телен Европа стандартлары буенча укытуга күчәбез – концепция әзер. Концепция авторлары тел өйрәнүчеләрне ике категориягә бүлә – татар телен туган тел буларак һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр.

Татарстан мөфтие балаларын татарчага репетитор ярдәмендә өйрәтә. Татар телен белү мәсьәләсе мине бик борчый һәм кызыксындыра, диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан чаңгычысы дөнья чемпионатында катнаша. Финляндиядә уза торган дөньякүләм ярыш 5 мартка кадәр дәвам итә.

Чистайда янгында гаилә һәлак булу сәбәпле тикшерү үткәрелә. Шәхси йорт яну аркасында хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган.