Чын ир-егетләр рекордлары: Леонид Толчинский бала төрү һәм автомат җыю хакында

“Татар-информ” МА ның 23 февральгә багышланган махсус проекты

 (Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Алия Җамалиева). “Татар-информ” МА ның 23 февральгә багышланган махсус проектында агентлыкның генераль директоры Леонид Толчинский кайчан үзен чын ир-егет итеп тоюын һәм бала төрергә өйрәнүе турында сөйләде.

“Беренче хезмәт хакымны 13 яшьтә алдым. Ул вакытта күп акча иде ул. Минем бу акчага бик тә магнитофон һәм прәннек аласым килде. Ышанмассыз, - прәннек! Бу уй белән тәүлек буе яндым... Нәтиҗәдә, бар акчаны әнигә бирергә карар иттем. Нәкъ менә шул вакытта үземне чын ир-егет итеп тойдым. Ул вакытта әни миңа барыбер прәннек алды.

Ә уңышларга килгәндә, мин - иң яхшы бала төрүче. Аны санаулы секундларда һәм барлык стандартларга туры китереп эшлим.

Мин мәктәптән бирле, таләп ителгән нормативтан да тизрәк итеп, Калашников автоматын сүтә һәм җыя алам. Әгәр автоматны сүтәргә уртача 18 секунд бирелсә, мин моны 8 секундта эшли идем. Ә автоматны 25-30 секундта җыярга кирәк, мин 15 минутта башкарам.

Бу автомат сүтеп-җыю өлгерлегем армиядә кирәк булмады булуын. Мин Һава оборонасы гаскәрләрендә хезмәт иттем, анда автоматны ярты елга бер кырда өйрәнүләрдә генә күрә идек. Төркмәнстанда хәрби кизү бүлегендә хезмәт иттем, чөнки ул вакытта чикнең теге ягында - Әфганстан, Иран, һәм анда һавада катлаулы вәзгыять иде. Без һәрвакыт хәрби әзерлектә тордык. Әмма автоматны тиз җыю һәм сүтү осталыгы күңелне җылытып торды.