Матур гадәт тәрбияләүче китап

Матур гадәт тәрбияләүче китап

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Дания Моисеева). Казанның “Мәгариф” нәшриятында Кафия Закирова һәм Рузалия Кадыйрованың “Әхлак нигезе – матур гадәт. Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү” дигән китабы дөнья күрде.

“Тәрбияче китапханәсе” сериясендә чыккан әлеге басма ата-аналар, балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм музыка укытучылары өчен язылган. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әдәп тәрбияләү: үз-үзеңне тота белү, намуслы, гадел, инсафлы һәм өлкәннәргә ихтирамлы булу, башка күнекмәләр бирү максатында киңәшләр, дәрес эшкәртмәләре, шулай ук әдәби-музыкаль кичәләр һәм бәйрәм иртәләре сценарийлары урын алган. Шушы сыйфатларны тәрбияли торган әдәплелек дәресләре, балаларның яшьләренә карап, 1 яшьтән 7 яшькә кадәр берничә төркемгә бүленеп бирелә.