Казанда автомобиль урлаучы 4 кеше тоткарланган

Казанда автомобиль урлаучы 4 кеше тоткарланган

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Казанның Эчке эшләр идарәсе ЮХИДИнең юл сагы хезмәте инспекторлары үткән тәүлектә шәһәр урамында машина урлаган 4 кешене тоткарлаган.

Гагарин урамында ак төстәге "ВАЗ-2106" автомобиле тоткарланган. Бу автомобиль йөртүче исерек булган. Тикшерү вакытында машинаның Вересаев урамыннан урланганы ачыкланган. Тоткарланучылар Авиатөзелеш районының эчке эшләр идарәсенә җибәрелгән.

Ә Ленин дамбасы белән Батурин урамы кисешкән урында юл сагы хезмәте инспекторлары тарафыннан дуслары белән 16 яшьлек егет утырган автомобиль тоткарланган. Егетнең машина йөртү таныклыгы һәм транспорт документлары булмый. Соңрак автомобильнең урланганы ачыклана. Алар, шулай ук "Япеево" милиция бүлегенә озатыла.

Пушкин урамында тоткарланган 1981 елгы йөртүче дә шунда ук җибәрелә. Юл сагы хезмәте инспекторларында кузов номерында бәрелгән билгеләр булуы шик уяткан.