news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роман Шәйхетдинов: Иннополиста таунхауслар да, аренда торагы да бетте

2023 елда «Ю-1» дип аталган яңа торак микрорайонының беренче чиратын файдалануга тапшыру күздә тотыла.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Иннополиста халык саны арту белән торак кытлыгына бәйле проблема туды. Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов «Татарстан 24» телеканалы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.  

 Ул хәбәр иткәнчә, шәһәрнең торак фондын ике өлешкә бүләргә мөмкин: аренда торагы – 1,5 меңнән артык фатир, шулай ук «Зион-1» коттедж бистәсендәге 400 таунхаус.

 «Икенче чират декабрьдә тапшырылды һәм хәзерге вакытта чират буенча бирелә. Алар шулай ук 300гә якын фатир. Әмма алар аренда торагында да, Зионда да бетте инде», - дип искәртте ТР Премьер-министры.

 Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, 2023 елда «Ю-1» дип аталган яңа торак микрорайонының беренче чиратын файдалануга тапшыру күздә тотыла. Проектны Татарстан җитәкчелеге хуплаган инде.

 «Без торакны бик тә көтәбез. Республика җитәкчелеге төзелеш эшләрен башлап җибәрүне хуплады. Биредә, беренче чиратта, күп фатирлы торак хакында сүз бара», - дип белдерде ул.

 Әлеге проект Иннополиста тагын 8,5 меңнән артык кешене торак белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100