news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак»ның җирле бүлекчәләре киңәшләште

Анда 2021 елда үткәрелгән эшләргә йомгак ясалды, киләсе елда алга куелган бурычлар белән таныштырды.

Баулыда Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак»ның җирле бүлекчәләре киңәшләште
Римма Яруллина

(Баулы, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Баулы-информ», Индира Сәйфуллина). Баулыда Бөтендөнья татар конгрессының һәм «Ак калфак» оешмасының җирле бүлекчәләре активы үткән елга йомгак ясар өчен матур очрашуга җыелды.

Очрашу Фәридә Зыярованың хисап доклады белән башланды. Ул 2021 елда үткәрелгән эшләргә йомгак ясады, киләсе елда алга куелган бурычлар белән таныштырды.

Чара барышында шулай ук районның гүзәл затлары алда торган бурычлар буенча үз фикер һәм тәкъдимнәрен дә җиткерде.

«Ак калфак»ның Исергәп һәм Шалты авылларындагы бүлекчә җитәкчеләре Рүзилә Әбүзарова һәм Наҗия Гыйльфанованың башкарган күркәм эшләре, район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары белән билгеләнде. Аны район башкарма комитетының социаль  сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина тапшырды.

«Ак калфак» оешмасының Шалты бүлекчәсендә эшләвем белән дә чиксез бәхетле мин. Төптән уйлап карасак, райондагы «Ак калфак»ларның эше бәяләп бетергесез бит. Яшьләр белән дә эшлибез, өлкән буын кешеләре белән дә. Яңалыкларны да теләп кабул итәбез, үткәнебезне, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, матур традицияләрен саклап калуга зур өлеш кертәбез дип уйлыйм», — дип сөйләде Наҗия Гыйльфанова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100