news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

Анда Татарстаннан барлыгы 20 номинациядә 600дән артык кеше катнашачак.

Алабугада һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул ителә башлады
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Агымдагы елның 7-11 февралендә Алабугада «Алабуга-skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсы узачак.бәйгедә катнашу өчен гариза 1 февральгә кадәр кабул ителә.

Анда Татарстаннан барлыгы 20 номинациядә 600дән артык кеше катнашачак. Конкурс өч мәйданчыкта оештырыла: Алабуга политехник көллиятендә, «Прогресс» автомәктәбендә һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасында — «Алабуга — Политех» мәгариф үзәгендә.

Анда предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре, 18 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Һәр номинация буенча предприятиедән бер кеше генә катнаша.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 1 февраленә кадәр konkursalabuga@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Элемтә өчен телефон: 8 (855-57) 4-48-95.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100