Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Телефондагы фонарь яшерен күзәтү камерасын табарга ярдәм итә ала
Бүлмәдә урнаштырылган яшерен күзәтү камерасын берничә алым кулланып табарга мөмкин.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүлмәдә урнаштырылган яшерен күзәтү камерасын берничә алым кулланып – аерым алганда, фонарь ярдәмендә табарга мөмкин.
Бу хакта «Прайм» агентлыгы «Интеллектуаль Резерв» компаниясе партнеры һәм директоры Павел Мясоедовка сылтама белән хәбәр итә.
Белгеч сүзләренчә, яшерен камераны, гадәттә, аларга игътибарны җәлеп итү өчен башка әйберләр янында урнаштыралар. Камераны эзләгәндә төтен датчиклары, картиналар, йомшак уенчыклар һәм гадәти тәртиптә урнаштырылмаган электроникага аерым игътибар бирү зарур.
Караңгы бүлмәдә телефондагы фонарьны кабызырга һәм шуны яктыртып бүлмә буйлап узарга кирәк. Эксперт ачыклык керткәнчә, «әгәр яктылык шәүләсе күренсә, яшерен камера нәкъ шул урында урнаштырылган булырга мөмкин».
Моннан тыш, яшерен камераны эзләгәндә бүлмәдәге интернетка тоташтырылган барлык җайланмаларны тасвирлый торган программалардан файдаланырга мөмкин. Шулай ук электромагнит нурланыш детекторын да кулланып була, дип сүзен төгәлләде Мясоедов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз