420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда ана (гаилә) капиталы акчаларын куллануның иң популяр юнәлешләре булып, торак шартларын яхшырту һәм балаларның белем алуы тора.
«Безнең төбәктә элеккечә үк торак шартларын яхшырту иң популяр юнәлеш булып кала. Ул алымны 239 мең сертификат хуҗасы сайлаган, ягъни гомуми санның 90 проценты бу. Белем бирү хезмәтләре популярлаша бара, аларга 24 мең гаилә ана капиталы акчасын тоткан», — диделәр РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәтендә.
Ана капиталы акчаларын әни кешенең тупланма пенсиясенә инвестицияләү бик популяр түгел. Әлеге хокуктан әлегә 65 кеше файдаланган. 2016 елның гыйнварында гамәлгә кертелгән инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алу мөмкинлегенә дә әлегә ихтыяҗ юк. Ул хокукны бары тик бер гаилә генә кулланган.