420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары алдында заманча булу бурычы торуын әйтте.
«Журнал битлек, программа рәвешендә генә булып кала, ә „тышлык“ артында зур медиадөнья тора. Анда музыкаль, видео, уен форматлары булырга тиеш», — диде ул Г.Тукай әдәби музеенда узган журналларны тәкъдим итү кичәсендә.
Аның фикеренчә, тормыш бик үзгәрүчән, һәм бүгенге яшьләрне театр, газета, радио, телевизор белән кызыксындырып булмый. Төп игътибар социаль челтәрләргә бирелергә тиеш.