news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура ярдәмендә пандемия чорында эшләгән табибларга 13 миллион сум акча түләнде

Күзәтү ведомствосына 460тан артык медицина хезмәткәре ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Прокуратура ярдәмендә пандемия чорында эшләгән табибларга 13 миллион сум акча түләнде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). ТР Прокуратурасы пандемия чорында эшләгән табибларга 13 миллион сум акча түләттерүгә иреште.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков күзәтү ведомствосының йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.

Күзәтү ведомствосы җитәкчесе хәбәр иткәнчә, пандемия вакытында 460тан артык медицина хезмәткәре үзләренә тиешле өстәмә акча алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Барлык мөрәҗәгатьләр дә прокуратураның кайнар элемтәсенә килгән.

«Республика прокурорлары шул исәптән медицина хезмәткәрләренең дә хезмәткә булган һәм социаль хокукларын яклауга сизелерлек өлеш кертте», - дип хәбәр итте Нәфыйков.

«Татар-информ» агентлыгы узган елда Татарстан прокуратурасының хезмәт хакы буенча ярты миллиард сумлык бурычны түләттерүгә ирешүе хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100