news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районының Кодаш авылында республика программасы буенча яңа кибет ачылды

Бәйрәм чарасына җыелган кешеләр кибетнең очрашу, яңалыклар белән танышу урыны булуын әйтте.

Әгерҗе районының Кодаш авылында республика программасы буенча яңа кибет ачылды
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районының Кодаш авыл җирлегендә республика программасы буенча төзелгән кибет ачылды. Кибет 150 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

Районда республика программасы буенча төзелгән өченче сәүдә ноктасын ачуга җыелган халык кечкенә генә бер «сабантуйны» хәтерләтте. Татарстанда «Авыл кибете» программасы гамәлгә кергәч, 2018 елда Пеләмеш һәм Варкләд-Бодья авылларында да шушындый ук модульле сәүдә нокталары ачылган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм чарасына җыелган кешеләр кибетнең очрашу, яңалыклар белән танышу урыны булуын әйтте.

Ал тасманы кискәннән соң җитәкчеләр дә, авыл халкы да кибет эченә узды. 20 елга якын сатучы булып эшләүче Фәнилә Солтанова аларны ачык йөз белән каршы алып, беренче сатып алучыларга бүләкләр тапшырды.

«Иске кибет белән чагыштырганда монда оҗмах инде. Биредә якты, җылы. Бәдрәф, душ бар. Иң мөһиме, мичкә ягасы, товарның сакланышы өчен борчыласы юк», — ди Фәнилә апа, җитәкчеләргә олы рәхмәтен җиткереп.

Җитәкчеләр 2021 елда әлеге авыл җирлегенә караган Биектау авылында да шундый ук заманча кибет сафка басачагын әйтеп сөендерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100