news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кеше хокукларын яклау гарантияләрен көчәйтү турында килешү имзаланды

Хезмәттәшлек турында килешүне ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, прокуратура һәм ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты имзалады.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты республика прокуратурасы, шулай ук ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйды.

Үзара хезмәттәшлек гражданнарның хокукларын яклау гарантияләрен көчәйтүгә юнәлдереләчәк. Документларны бүген Казанда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советы утырышында имзаладылар.

Хезмәттәшлек турында килешүгә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов һәм ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова имзалады. «Килешүләр 2020 елда һәм аннан соңгы елларда үзара хезмәттәшлекне күздә тота», — диде Сабурская.

«Прокуратура белән килешү гражданнар хокукларын бозу турында мәгълүмат алмашу һәм уртак алымнарны тагын да ныгытачак. Мин бу эшнең киләчәктә дә дәвам итүен теләр идем», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100