news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрь һәм гыйнварда кар нормадан азрак яуган

Бүген Казанда кар катламы 14 см, яуган кар эремәгән булса, карт көртләре 78 см булыр иде.

Декабрь һәм гыйнварда кар нормадан азрак яуган
Султан Исхаков

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Декабрь һәм гыйнварда кар нормадан күпкә азрак яуган. КФУ метеостанциясендә кар катламы бүген нибары 14 см тәшкил итә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев сөйләде.

«Кар аз булу барыбызны да борчый. Казанда кар яуган көннәр һаман кими бара. Статистика сыйфатында без, көн җылыну аркасында, кар эремәгән булса, хәзер күпме кар булыр иде дип исәпләп чыгардык. Кар эремәгән булса, карт көртләре 78 см булыр иде», — диде.

Тимур Әүһәдиев әйтүенчә, һава температурасының озак вакыт 0 дән әз генә күтәрелеп, аннары бераз гына төшүе юл өслегендә дә тискәре чагылыш таба. Кулланыш вакытын киметә.

Кафедра мөдире Юрий Переведенцев бүгенгә гыйнварда 40 мм урынына 20 мм гына явым-төшем яуганын әйтте. Декабрьдә дә җитәрлек түгел. Ул быел кышын явым-төшем «нормадан артык булмаячак, әле нормага җитсәк ярый» дип фаразлады.



Галерея: Пресс-конференция об изменении климата и природных катаклизмах
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100