news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбенең татар яшьләре татар костюмы турында лекцияләр курсын башлап җибәрде

Яшьләрнең түбәтәй һәм калфак ясау буенча мастер-класс үткәрү, шулай ук татар костюмын мөстәкыйль рәвештә тегү хыялы да бар.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Чиләбе татар яшьләре татар костюмы турында лекцияләр курсын башлап җибәрде. 18 гыйнварда алар беренче лекция үткәрделәр һәм VIII-XIX гасырлардагы костюм тарихы турында сөйләделәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар үз көчләре белән костюмнарны өйрәнде һәм презентациядә җентекләп сөйләде. Күп кенә катнашучылар ир-атларга ефәк тукымадан кием кию тыелганын белми. Шуңа күрә ефәк тукымалар ир-ат костюмнарында беркайчан да кулланылмаган, диелгән хәбәрдә.

Яшьләрнең түбәтәй һәм калфак ясау буенча мастер-класс үткәрү, шулай ук татар костюмын мөстәкыйль рәвештә тегү хыялы да бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100