news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казанда Хач ману бәйрәмендә һава температурасы буенча икенче рекорд куелган

1966 елдан 2020 елга кадәр Хач ману бәйрәмендә 0 дән югары температура ике тапкыр күзәтелгән.

Быел Казанда Хач ману бәйрәмендә һава температурасы буенча икенче рекорд куелган
Султан Исхаков

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Казанда Хач ману бәйрәмендә һава температурасы буенча соңгы 54 елда икенче рекорд куелган. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

1966 елдан 2020 елга кадәр Хач ману бәйрәмендә 0 дән югары температура ике тапкыр күзәтелгән. 2007 елда — 0,5 градус, 2020 елда 0,4 градус тәшкил иткән.

Кафедра доценты Тимур Әүһәдиев та 19 гыйнвар көнне һава температурасы елдан-ел күтәрелгәнен билгеләп узды. Иң еш күзәтелгән температура -5, -10 градус булганын әйтте.

Юрий Переведенцев бер халык сынамышын да искә алды. «Әгәр «крещение суыклары» чыннан да булса, җәй көне уңыш яхшы, Крещение көнне җылы булса, уңыш начар булачак», — дип әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100