news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан халкын «Ашъяулык» башкорт кухнясы фестивалендә катнашырга чакыралар

Ул 13 февраль көнне Әскәр авылының үзәк мәйданында узачак.

Башкортстан халкын «Ашъяулык» башкорт кухнясы фестивалендә катнашырга чакыралар
bashinform.ru

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанның Әбҗәлил районында VI Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында «Ашъяулык» башкорт кухнясы фестивале узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Ул 13 февраль көнне Әскәр авылының үзәк мәйданында узачак. Анда Башкортстан Республикасы территориясендә барлык юнәлешләрдә эшчәнлек алып баручы җәмәгать туклануы оешмалары белгечлере һем башкорт кухнясы осталары чакырыла.

Фестиваль кысаларында аерым номинацияләр буенча: ит ризыклары конкурсы; сөт ризыклары конкурсы; эчемлекләр конкурсы; камыр ризыклары конкурсы; милли ризыкларның онытылган рецептлары конкурсы; «Халык йоласы» конкурсы үткәрелә.

Экспозиция аерым өстәлләрдә күрсәтелә һәм башкорт милли ашларының сайлап алынган тематикасы нигезендә рәсмиләштерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100