Ульяновски өлкәсе сайлауларга әзерләнә

Агымдагы елның 2 мартында Ульяновски төбәге халкы Россия Президентын һәм өлкә Кануннар чыгару Җыелышы депутатларын сайлаячак
(Ульяновски, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсенең Кануннар чыгару Җыелышы бу юлы да утыз депутаттан торачак. Парламент әгъзаларының 50 процентын Дәүләт Думасына узган сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре тарафыннан расланган исемлекләр нигезендә, ә калган өлешен бер мандатлы округлар буенча сайлау күздә тотыла.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Ульяновски төбәк бүлекчәсе исемлегенә өлкә губернаторы Сергей Морозов җитәкчелек итә. Беренче “өчлеккә” шулай ук танылган мөгаллимә Екатерина Уба һәм драма театры артисты Борис Александров керә. Әлеге исемлектә татар милләте вәкиленә дә урын табылган. Ульяновски өлкәсенең Мактаулы гражданины, татар милли-мәдәни мохтәриятенең даими иганәчесе Равил Насыйров күптән инде сәләтле җитәкче буларак танылды. Ул икенче дистә ел “Стройпластмасс” сәнәгать-аграр берләшмәсен уңышлы әйдәп бара.
Өлкә парламентына бер мандатлы округлар буенча сайланырга җыенучы кандидатлар арасында беренче булып милләттәшебез Расыйх Гатауллин теркәлде. Ул Ульяновски халкына атна саен 200 меңнән артык тираж белән чыккан “Мозаика” реклама газетасын бушлай таратучы сыйфатында яхшы мәгълүм. Шуңа да карамастан, “Бердәм Россия” партиясе вәкиле Расыйх Мәүлет улына җиңел булмаячак, чөнки көндәше - КПРФның җирле лидеры Александр Кругликов сайлау алды кампаниясенә ныклап әзерләнә, диләр.
Әлегә кадәр өлкә Кануннар чыгару Җыелышының бюджет комитеты рәисе булып эшләгән Алсу Балакишиева исә авыл районнары буенча – Инза, Сурское, Базарлы Сызган төбәгеннән сайланырга җыена. Алсу Харис кызы шулай ук “Бердәм Россия” фиркасе ярдәменә таянырга исәпли.
КПРФның төбәк бүлекчәсе тарафыннан тәкъдим ителгән исемлектә дә милләттәшебез бар. Димитровград шәһәренең һөнәри белем бирү училищесында укытучы булып эшләүче Габделхак Морзаханов хәтта беренче “өчлеккә” эләккән.
Баксаң, “Гадел Россия” партиясенең төбәк бүлекчәсе дә татар милләте вәкилләренә зур өметләр баглый икән. Бу оешма тарафыннан игълан ителгән исемлектә берничә милләттәшебезнең фамилияләре урын алган.
Җирле социологлар фаразлавынча, сайлаулардан соң өлкә парламентында күпчелек урыннар “Бердәм Россия” партиясе тарафдарлары карамагында булачак. Әлеге партия исемлегенә губернатор Сергей Морозовның җитәкчелек итүе уңай нәтиҗәләр бирәчәк, чөнки халык арасында аның абруе үсә бара, диләр алар.