ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИга әзерлек план-графигын раслады

Февраль аенда татарстанлылар Мәскәү шәһәрендә Бердәм дәүләт имтиханын уздыру буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашачак
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика территориясендә Бердәм дәүләт (республика) имтиханнарына әзерлек план–графигын раслады.
Ведомствоның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, агымдагы елның гыйнвар аенда министрлыкның Бердәм дәүләт имтиханын оештыру буенча бүлеге муниципалитетларда Бердәм дәүләт имтиханы һәм Бердәм республика имтиханын оештыру өчен җаваплы кешеләр, предмет комиссияләре әгъзалары, Татарстан Республикасы дәүләт имтихан комиссиясе вәкилләре, имтихан уздыру пунктлары җитәкчеләре турында мәгълүмат җыю белән шөгыльләнә. Февраль аенда исә Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәткә Татарстан Республикасы территориясендә Бердәм дәүләт (республика) имтиханнарын уздыру, һәр предмет буенча күпме укучының имтихан бирүе, сынау рәвешендәге Бердәм дәүләт имтиханында катнашу турындагы мәгълүмат тапшырылачак.
Агымдагы елның гыйнвар аенда шулай ук 2008 елда Бердәм республика имтиханын уздыру өчен тәкъдим ителгән контроль–исәпләү материаллары эксперт комиссияләре тарафыннан тикшереләчәк, конкурс комиссиясе исә контроль–исәпләү материаллары бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләячәк, контроль–исәпләү материалларын күбәйтү буенча килешүләр төзеләчәк. Контроль–исәпләү материаллары (КИМ) биремнәре банкын формалаштыру, КИМнарны күбәйтү тә көтелә.
Февраль аенда татарстанлылар Мәскәү шәһәрендә Бердәм дәүләт имтиханын уздыру буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашачак. Март–апрель айларында Бердәм дәүләт (республика) имтиханын оештыручылар – предмет комиссияләре әгъзалары, ТР дәүләт имтихан комиссиясе вәкилләре һәм башка белгечләр өчен Казанда укулар үткәреләчәк. Аларга норматив хокукый һәм инструкция–методик документлар белән эшләргә өйрәтәчәкләр.
Республика мәктәпләрен тәмамлаучылар Бердәм дәүләт (республика) имтиханнарын – май–июнь айларында, югары һәм урта махсус урта уку йортларына керүчеләр июль аенда тапшырачак.