Талау нияте белән һөҗүм иткән ир-атларга карата суд хөкеме чыккан

Узган елның җәендә кылган һөҗүмнәре өчен Войцеховский һәм Алтынбаев берничә елга ирекләреннән мәхрүм ителгән
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Талау нияте белән һөҗүм иткән ир-ат озак вакытка кырыс режимдагы колониягә ябыла.
Узган елның җәендә элек хөкем ителгән Даниил Войцеховский һәм Ринат Алтынбаев спиртлы эчемлекләр белән кәеф-сафа корып утырганда, күзләре янәшәдә кулына барсетка тотып баручы бер ир-атка төшә. Войцеховский Алтынбаевка әлеге ир-атка ташланырга тәкъдим ясый. Бу максат белән исерекләр ир-атны куаклар янында куып җитә. Алтынбаев ир-атның башына кирпеч белән суга, аннан соң исерекләр зыян күрүченең документлар, акчалары, кәрәзле телефоны, алтын зәркән эшләнмәләре булган барсеткасын һәм күн курткасын урлап кача. Кылган җинаятьләреннән соң, Алтынбаев һәм Войцеховский, дус кызларын барга чакырып, урланган акчаларга спиртлы эчемлекләр белән кинәнә. Алай гына да түгел табылдык байлык хөрмәтенә алар урманга юл тота. Икенче көнне “криминаль дуэт” Әлмәт шәһәренә китеп, урланган алтын эшләнмәләрне ломбардта акчага алмаштырып күңел ача.
Тикшерү Р. Алтынбаевка РФ Җинаять Кодексының 111 нче (4 нче өлеше) һәм 162 нче (4 нче өлеше) маддәләре буенча гаеп тага. Войцеховскийның РФ ҖК 162 нче маддәсенең 4 нче өлешендә каралган җинаять буенча гаебе билгеләнә.
Лениногорски шәһәр суды карары нигезендә, Алтынбаевка кырыс режимдагы төзәтү колониясендә 16 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелгән. Войцеховский исә, 5 ел 6 ай вакытка гомуми режимдагы төзәтү колониясенә ябылган. Моннан тыш, хөкем ителгәннәрдән, матди һәм мораль зыян өчен акчалата компенсация алынган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәте.